16 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Түбән Кама мэры Радмир Беляев: «Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да эшлибез»
Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә БПЛА һөҗүменнән соң йортларны торгызуның ничек баруы турында сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда экология бәйгеләрен үткәрү дәвам итә
Кемдер иске батарейка, берәүләр чүп җыя, икенчеләр чүплек фотога төшерә. Республикада табигатьне саклауга кагылышлы бәйгеләр дәвам итә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин һәр сайлаучының тавышы мөһим булуы турында белдерде
Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне 18–20 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасы депутатларын һәм төбәк хакимият органнарын сайлауларда катнашырга чакырды. Бу хакта ул тавыш бирү алдыннан гражданнарга мөрәҗәгатендә әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Путин Россия хәрбиләренең батырлыгын бөтен ил өчен үрнәк дип атады
Россия Президенты Владимир Путин Россия хәрбиләренең хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы бөтен ил өчен үрнәк булып тора, дип белдерде. Бу хакта ул сайлаулар алдыннан россиялеләргә мөрәҗәгатендә әйтте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанлылар өчен каһвә фестивале үткәрелә
Каһвә фестивале 20 сентябрьдә Кабан күле яр буенда уздырыла. Көн дәвамында чарага килүчеләр җирле кафелардан каһвә татып карый һәм остаханәләрдә катнаша, лекцияләр һәм музыка тыңлый, шулай ук каһвә өлкәсе вәкилләре белән таныша алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда куян, төлке һәм пошига ау сезоны ачылды
Татарстанда 15 сентябрьдән соры куян, төлке, корсак һәм барлык яшь-җенси төркемдәге пошига ау сезоны башланды. Бу хакта ТР Табигый ресурслар дәүләт комитетына «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов: «Чаллыда төзекләндерелгән биналар – шәһәрнең туган көненә зур бүләк»
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Чаллыда эш сәфәрендә булды, анда ул туган телдә белем һәм тәрбия алып барыла торган учреждениеләрнең эше белән танышты. Марат Әхмәтов капиталь ремонттан соң ачылган «Алсу» 2 нче балалар бакчасында һәм 2 нче балалар музыка мәктәбендә булды. Яңартылган биналар яңа уку елында ачылган.
-
Яңалыклар
Белгеч чәршәмбене атнаның иң продуктив эш көне дип атады
Кеше биоритмнары күзлегеннән караганда, чәршәмбе – иң нәтиҗәле эш көне. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдергән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казан көзге туризм өчен иң популяр миллионлы шәһәр булды
Казан 2026 елның көзендә торак арендалау популярлыгы буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында беренче урынны алган. ТВИЛ.РУ кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан мөфтие көн саен телефонны сүндереп торырга киңәш итте
Мөселманнарга көн саен гаджетлардан файдалануны чикләргә кирәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин яшьләр өчен ачык лекциясендә белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Яна Лантратова Татарстанда аферистлар алдаган хатын-кызга ярдәм итә башлаган
Россиядә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Яна Лантратова Татарстанда мошенниклар корбанына әйләнгән бер хатын-кызга ярдәм итә. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
-
Яңалыклар
Машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша быел ук күрсәтергә мөмкин булачак
Россия автомобильчеләре ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша инде быел ук күрсәтә алачак. Бу хакта РИА Новости Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Григоренкога сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Рәшит Фәтхрахманов
«Күз яшьләре капкасы» ябылганда
-
Яңалыклар
Владимир Путин бүген халыкка мөрәҗәгать итәчәк
Россия Президенты Владимир Путин бүген – 16 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау җәһәтеннән халыкка мөрәҗәгать итәчәк. Президентның чыгышы Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иткән дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
-
Яңалыклар
Дустанә илдә пенсия яшен күтәрергә җыеналар
Үзбәкстанда пенсия яшен ир-атларга – 60тан 63кә, хатын-кызларга – 55тән 58гә кадәр күтәрергә тәкъдим иткәннәр. Икътисад һәм финанс министрлыгы эшләгән закон проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарылган. «Российская газета», podrobno.uz хәбәренә таянып, шул хакта яза.